2021 елда Татарстанда 17 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк
Быел Татарстанда балалар бакчаларында яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү исәбенә 3100 өстәмә урын булдырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова хәбәр итте.